20 гыйнварда Бөгелмәдә эшмәкәрләр өчен бердәм Ачык ишекләр көне узачак

2021 елның 18 гыйнвары, дүшәмбе

2021 елның 20 гыйнварында 14.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасы (Татарстан) буенча Роспотребнадзор Идарәсенең Бөгелмә, Азнакай, Баулы, Ютазы районнары (Бөгелмә территориаль бүлеге) Бөгелмә шәһәре, Ворошилов ур., 4 адресы буенча урнашкан бүлектә эшкуарлар өчен бердәм «Ачык ишекләр» көне оештыра.

Татарстан Республикасында коронавирус (Covid-19) таралуны кисәтү максатларында, эшкуарларны "Ачык ишекләр " көнендә кабул итү 8(85594) 4-15-16, 4-16-07 (2021 елның 18-19 гыйнварында 09.00 дән 17.00 гә кадәр, төшке аш вакыты 12.00 дән 12.45 кә кадәр) телефоннарыннан алдан язылу буенча башкарылачак.

Игътибарыгызны шуңа юнәлтәбез, консультациягә язылган эшмәкәрләргә бүлеккә кергәндә сулыш органнарын индивидуаль яклау чараларын (битлекләр, ресираторлар) кулланырга кирәк.

Хөрмәтле эшкуарлар һәм бизнес вәкилләре!

Мәҗбүри таләпләрне белү хокук бозуларны булдырмас өчен иң яхшы ысул! Без сезне бердәм «Ачык ишекләр " көнендә консультациягә чакырабыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International