20 гыйнвардан Бөгелмәдә шәһәр маршрутларында пассажирлар йөртүгә яңа тариф гамәлдә булачак

2021 елның 18 гыйнвары, дүшәмбе

2021 елның 14 гыйнварында «Россия Федерациясендә автомобиль транспортында һәм шәһәр җир өсте транспортында пассажирлар һәм багаж ташуны оештыру турында» 220-ФЗ номерлы федераль закон нигезендә, Бөгелмә муниципаль районының шәһәр автобус маршрутларында пассажирлар ташуга ачык конкурс үткәрелде һәм муниципаль контракт төзелде.

15 гыйнварда транспорт чарасы салонында транспорт чарасы, кулдагы акча, банк карталары, транспорт карталары белән йөргән өчен – 25 сум, бердәм социаль йөртү билеты буенча йөргән өчен – 18 сум тариф билгеләү турында хәбәр җибәрелде. Әлеге юл йөрү бәясе 2021 елның 20 гыйнварыннан гамәлдә булачак.

Бөгелмәдә тариф күләме 2016 елның августыннан үзгәрмәде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International