Бөгелмә шәһәре салым хезмәте тарафыннан салым түләүчеләргә мәгълүмат бирү

2021 елның 29 гыйнвары, җомга

Бөгелмә мэриясендә 2021 елда салым законнарын үзгәртү һәм «Җәмәгать туклануы» тармак проектын тормышка ашыру мәсьәләләре буенча шәхси эшмәкәрләр һәм оешмалар өчен тематик семинар узды.

Анда Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча 17нче районара салым инспекциясенең салым түләүчеләр белән эшләү бүлеге башлыгы Надежда Андреева, күчмә тикшерүләр бүлегенең баш дәүләт салым инспекторы Марат Фәйзуллин, Бөгелмә муниципаль районы Башкарма комитетының икътисад бүлеге  белгече Фәнис Шакиров катнашты.

Семинар барышында салым түләүчеләр контроль-касса техникасын алып бару, салым салуның патент системасы һәм салым законнарындагы үзгәрешләр буенча үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International