3 мең бөгелмәле Бөтенроссия массакүләм чаңгы ярышларына кушылды

2021 елның 15 феврале, дүшәмбе

Шимбә көнне «Чаңгы базасы» спорт-сәламәтләндерү комплексы территориясендә «Россия чаңгы юлы-2021» XXXIX Бөтенроссия массакүләм чаңгы ярышларын бәйрәм итү кысаларында, традицион «Татарстан чаңгы юлы-2021» республика ярышлары узды.

Ярышларда муниципалитет хезмәткәрләре, предприятие һәм оешмаларның физик культура коллективлары, шәһәр һәм районның белем бирү мәктәпләре укучылары, студентлар һәм гади чаңгы спортын яратучылар катнашты. Барлыгы-3 меңнән артык кеше.

Шулай ук «1, 3 һәм 5 км чаңгыда йөгерү» ГТО ВФСК сынауларын кабул итү оештырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International