Бөтендөнья сәламәтлек көне

2013 елның 9 апреле, сишәмбе

“Возрождение”  тернәкләндерү үзәгендә балалар һәм яшүсмерләр өчен Бөтендөнья сәламәтлек көненә багышланган атналык узды.

       Көндәлек “Сәламәтлек сере” дәресләрендә балалар һәм ата-аналар витаминнар, гигиена-культурасы кагыйдәләре, сәламәтләндерү гимнастикасы һәм саф һавада йөрү турында күп файдалы мәгълүматлар белделәр.      

        Шәңгәрәева Светлана Мирхат кызы сәламәт яшәү рәвеше турында сөйләү белән генә түгел, видеороликлар да күрсәтте.

Нинди соң ул витаминсыз сәламәтләнү? Нәтиҗәләр ясаганда, балалар һәм аларның ата-аналары, шулай ук үзәк хезмәткәрләре җимешләр ашап, дәваландыручы чәйләр эчтеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International