Бөгелмәлеләр халыкара Нәүрүз бәйрәмен билгеләп үттеләр

2021 елның 22 марты, дүшәмбе

Бөгелмәдә Халыкара Нәүрүз бәйрәмен билгеләп үттеләр. Быел бөгелмәлеләр шәһәрнең балалар паркында бәйрәм иттеләр.

Нәүрүз - Иран һәм төрки халыкларның астрономик кояш календаре буенча яз килүен билгели торган иң борынгы бәйрәмнәрнең берсе. 2009 елның 30 сентябрендә Нәүрүз ЮНЕСКОның кешелекнең матди булмаган мәдәни мирасы исемлегенә кертелде һәм шул вакыттан бирле 21 март Халыкара Нәүрүз көне дип игълан ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International