Бүген Бөгелмә театры Туймазыга гастрольләргә чыга

2021 елның 1 апреле, пәнҗешәмбе

Бүген Бөгелмә театры Туймазыга гастрольләргә чыга. Күрше республикага «Долгожитель» комедиясен алып баралар. Сүз уңаеннан, артистлар бүген тамашачыларга әлеге спектакль белән 35нче тапкыр чыгачак. "Долгожитель" күрше шәһәрләрне йөреп чыкты, Идел буен йөреп чыкты (Балык Бистәсеннән алып, Әстерханга кадәр). 

Баталов исемендәге театр сәхнәсендә бу атнада икенче туган көнен ике спектакль билгеләп үтәчәкләр. Шуларның берсе - "Поэты серебряного века", алар озак вакытлар Бөгелмәнең әдәбият укытучыларының яраткан постановкасы булган. Хәзер өлкән һәм урта сыйныф укучыларының яңа буыны үсеп җитте. Алар өчен янә сихри шигърият дөньясы һәм шагыйрьләрнең ачы язмышлары ачыла. Спектакль 2 апрельдә узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International