"Быел безгә 77 клумбаны төзекләндерергә кирәк, бу 2020 ел белән чагыштырганда 7гә күбрәк. 800 мең чәчәк үсентесе утыртырга һәм композицияләр күләмен елдан-ел арттырырга планлаштырабыз", - дип белдерде "Эшлекле дүшәмбе" киңәшмәсендә "Яшелләндерү" ҖЧҖ җитәкчесе Илшат Азиһамов.
Агератум, бегония, петуния, виола, бархатец, сальвиядән булдырылган чәчәк композицияләре урамнарны, паркларны һәм скверларны бизәячәк. Барлык клумбаларның гомуми мәйданы 4500 квадрат метр тәшкил итәчәк.
Чәчәк үсентеләрен "Яшелләндерү" ҖЧҖ белгечләре үстерә. Теплицалардагы үсемлекләр өчен уңайлы шартлар комплекслы якын килү хисабына тәэмин ителә. Биредә яктылык бирү системалары, тамчы су сибү бар, бу исә көчле һәм сәламәт үсемлекләр үстерергә мөмкинлек бирә торган үзенчәлекле микроклимат тудыра.