ТР буенча Роспотребнадзор идарәсенең Бөгелмә территориаль бүлеге хәбәр иткәнчә, узган атнада ОРВИның 281 очрагы (10 мең кешегә 29,3) теркәлгән, бу эпидемиологик бусагадан 59% ка кимрәк. Шуларның 141е бала, бу 50% тәшкил итә.
Яңа коронавирус йогышының 10 очрагы теркәлгән. 7 кеше COVID-19 белән йогышлы авырулар бүлегенә яткырылган. Шулай ук хастаханәдән тыш пневмониянең 16 очрагы ачыкланган.