24 апрель көнне Бөгелмә киң күләмле иҗтимагый акциягә - Бөтенроссия өмәсенә кушылды.
Өмәгә шәхси һәм дәүләт предприятиеләре, иҗтимагый һәм экология оешмалары, белем бирү учреждениеләре һәм өстәмә белем бирү үзәкләре, инициативалы гражданнар, дәүләт хакимияте органнары һәм җирле үзидарә органнары хезмәткәрләре чыкты. Ишегаллары һәм җәмәгать территорияләре чистартылды, агачлар утыртылды, эскәмияләр, коймалар буялды.
"Өмәләрдә катнашу - барлык кешеләрне якынайта, әйләнә-тирә мохитне кайгыртуга җәлеп итә, файдалы эш башкару мөмкинлеге бирә торган күркәм традиция. Бөтенроссия өмәсе берьюлы берничә теманы үз эченә ала - төзекләндерү, экология, укыту. Төрле форматлар хисабына анда битараф булмаган һәркем катнаша алды", - дип шәрехләде шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе Михаил Конков.