20-23 апрельдә Казанда татар теле һәм әдәбияты буенча VIII Халыкара олимпиада узды, анда Россиянең төрле төбәкләреннән 153 һәм чит илдән 28 укучы катнашты.
Олимпиада нәтиҗәләре Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университетында туган тел укытучыларының Бөтенроссия форумында игълан ителде. Җиңүчеләрне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов котлады.
Рус телле укучылар арасында татар теле һәм әдәбияты буенча Халыкара олимпиадада җиңүчеләр арасында 2нче лицейның 10нчы сыйныф укучысы Айгун Ахадова (укытучысы Невметуллина Гөлнара Флюрис кызы) бар иде. 2нче Карабаш урта мәктәбенең 10нчы сыйныф укучысы Камилә Янабирдина (укытучысы Сагдиева Әлфизә Нәгыймҗан кызы) олимпиада призеры булды.