Санитар-экологик икеайлык үткәрү чорында Бөгелмә муниципаль районының административ комиссиясе Бөгелмә шәһәре һәм Бөгелмә муниципаль районы территориясендә 2012 елның 21 ноябрендә кабул ителгән калдыклар белән эш итү кагыйдәләрен үтәү кирәклеге турында исегезгә төшерәбез.
Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы Бөгелмә шәһәре муниципаль берәмлеге территориясендә калдыклар белән эш итү кагыйдәләрен бозган затлар 3.6 ст. буенча административ җаваплылыкка тартылачак.
Хөрмәтле Бөгелмә халкы һәм кунаклары, сезне әлеге нормаларны һәм кагыйдәләрне үтәргә чакырабыз! Чын-чынлап уңайлы һәм төзекләндерелгән шәһәр барлык халыкның максаты булганда гына була ала.