Экологик чараларны Бөгелмә районы авыл җирлекләрендә мәдәният хезмәткәрләре үткәрде.
Подгорный авыл китапханәсендә «Яшә, җир» дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды, аның материаллары белән Подгорный мәктәбе укучылары танышты. Балалар танылган язучыларның - И.С, Тургенев, К. Г. Паустовский, М. М. Пришвинның китаплары һәм әйтмәләре ярдәмендә табигать турында тагын да күбрәк белделәр.
Яңа Александровка авылы китапханәчесе «Планетаны чүп-чардан чистартыйк» акциясендә катнашты.
Яңа Сумароково авыл җирлегендә «табигать почмагын тәртипкә китерик» дигән экологик акция узды. Чарада әйләнә-тирәлекнең чисталыгына битараф булмаган барлык авыл халкы катнашты, алар тырышлыгы белән урамнар чүп-чардан чистартылды.
«Авылыбызның чисталыгы һәм матурлыгы» экологик акциясе кысаларында, Кодаш авылы китапханәчесе Кодаш авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә "1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган сугышчыларга куелган һәйкәлнең мемориаль диварларын чистарттылар һәм юдылар.
"Планетаны чистартыйк!" экодесант кысаларында, Наратлы авыл китапханәсе һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре «Нарспи» чишмәсе территориясен чүп-чардан һәм коры үләннән чистартты, чәчәкләр һәм клумбалар тәртипкә китерелде.