Бөгелмәдә яшисең - хезмәт хакын МРОТтан түбәнрәк түлиләр. "Кайнар линия"гә шылтырат

2021 елның 20 мае, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы икътисадының бюджеттан тыш секторы оешмаларында 2021 елның 1 гыйнварыннан минималь хезмәт хакы аена 15400 сум күләмендә билгеләнгән.

Эш вакыты нормасын тулысынча эшләгән һәм хезмәт нормаларын (хезмәт вазыйфаларын) үтәгән хезмәткәрнең айлык хезмәт хакы (шул исәптән кызыксындыру һәм компенсация түләүләрен исәпкә алып) минималь хезмәт хакыннан ким була алмый.

Хезмәт хакын конвертта түбәнрәк алучы бөгелмәлеләр «кайнар» линия телефонына шылтырата ала: 4-39-32. Шулай ук күрсәтелгән номер буенча хезмәт хакын түләмәү мәсьәләләре буенча да мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

Мөрәҗәгатьне «соры» хезмәт базары юнәлеше буенча "Халык контроле" дәүләт мәгълүмат системасында калдырырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International