Ел саен су объектларында йөзләгән кеше батып үлә. Тыюларга карамастан, гражданнар теләсә кайсы урында коена. 2020 елда Бөгелмә районында коену өчен билгеләнмәгән су объектларында 4 кеше һәлак булган, 2 кеше коткарылган.
Шәһәр халкы һәм кунакларның исенә төшерәбез. Бөгелмә районы территориясендә коену өчен билгеләнгән су объектлары юк. Безнең районда урнашкан күлләр, сусаклагычлар гидротехник корылмалар булып тора. Аларда коену тыела!
Җәй дәвамында ТР БМР башкарма комитетының Административ-техник инспекция бүлеге белгечләре, полиция участок уполномоченныйлары белән берлектә, коену өчен билгеләнмәгән урыннарны тикшерү буенча күчмә рейдлар планлаштырылган. Су объектларында кешеләр тормышын саклау кагыйдәләрен бозган өчен административ җаваплылык билгеләнә.
гражданнарга - бер меңнән бер мең биш йөз сумга кадәр;
вазыйфаи затларга - дүрт меңнән биш мең сумга кадәр;
юридик затларга-кырык меңнән илле мең сумга кадәр административ штраф салу каралган.
Хөрмәтле бөгелмәлеләр! Әлеге чаралар, беренче чиратта, гражданнарның сәламәтлеген һәм тормышын саклауга юнәлдерелгән.
ТР БМР административ комиссиясенең җаваплы сәркатибе
О. Ю. Асташина