Бөгелмәдә коронавирус инфекциясеннән ничек һәм кайда вакцинацияләнергә була

2021 елның 28 июне, дүшәмбе

Бөгелмә мэриясендә узган «Эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә район үзәк хастаханәсе баш табибы урынбасары Равил Шаһиев катнашты.

Роспотребнадзор мәгълүматларына караганда, Бөгелмә һәм Бөгелмә районында пандемия башланганнан бирле яңа коронавирус инфекциясенең 234 очрагы рәсми рәвештә теркәлгән, аларның 156 очрагы 2021 елда, бүгенге көндә күзәтү астында 7 covid-19 һәм 3 контактлы пациент тора. COVID-19 пандемиясе чорында 20 кеше үлгән.

Коронавирус инфекциясеннән вакцинация түләүсез һәм ирекле. Прививканы Октябрь ур., 20 адресы буенча поликлиникада, №506, №411, №219, №110 кабинетта алырга мөмкин. Моның өчен поликлиникада 1,3 яки 4 каттагы медицина постларының берсенә, 3-90-38 телефонына һәм 4-27-48 регистратурага мөрәҗәгать итеп, алдан язылырга кирәк. Авыл җирлегендә яшәүчеләр өчен ФАП фельдшеры да языла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International