1 июльдән яңа социаль түләүләргә гаризалар кабул ителә башлады

2021 елның 2 июле, җомга

Татарстанда 1 июльдән йөкле хатын-кызларга һәм 8 яшьтән 17 яшькә кадәрге балалары булган гаиләләргә айлык яңа пособиеләр түләүгә гаризалар кабул ителә башлый.

«Яңа түләүләр 8 яшьтән алып 17 яшькә кадәрге балалы, гаиләдә бердәнбер ата-ана булган яки суд карары белән алимент билгеләнгән, әмма гаилә нинди дә булса сәбәпләр аркасында аны алмаган очракта, яки гаилә мохтаҗ дип табылса, яисә алимент алганнан соң да мохтаҗ булып калган гаиләләргә биреләчәк», — диде Россия Пенсия Фондының Татарстан буенча идарәсе башлыгы Эдуард Вафин.

Аның сүзләренчә, пособиеләр йөклелекнең иртә срокларында медицина оешмасында теркәлгән хатын-кызлар өчен дә каралган.

«Ике түләүнең дә күләме һәр төбәктәге яшәү минимумы нигезендә билгеләнә. Татарстанда яшәү минимумы 9 955 сумны тәшкил итә. Гаризалар 1 июльдән кабул ителә башласа да, түләүләр августта башланачак», — диде Эдуард Вафин Татарстан Хөкүмәт йортында узган брифингта.

Түләү билгеләү яки туктату турында карар гаризаны теркәгәннән соң 10 эш көне эчендә пенсия фондының территориаль органы тарафыннан кабул ителә. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International