Роспотребнадзор идарәсе: ОРВИ, СОVID-19, хастаханәдән тыш пневмония белән авыручылар

2021 елның 5 июле, дүшәмбе

ТР буенча Роспотребнадзор идарәсенең Бөгелмә территориаль бүлеге хәбәр иткәнчә, узган атнада Бөгелмә районында ОРВИның 207 очрагы теркәлгән (күрсәткеч 10 мең кешегә 21,5), узган атнада ОРВИ белән авыручылар 109 очрак булган (күрсәткеч 11,37).

Хастаханәдән тыш пневмония очраклары-10, узган атнада 25 очрак теркәлгән.

Узган атнада яңа коронавирус йогышы 2 очрак теркәлгән, узып баручы атнада 4 очрак теркәлгән. Нәтиҗәләр билгеләнгән тәртиптә расланды. Барысы да медицина күзәтүе астында.

Авырулар белән элемтәгә кергән затлар билгеләнде. Алар медицина күзәтүе астында торалар. Кирәк булганда, аларны лаборатор тикшерү үткәрелә.

Бөгелмә районында барлыгы 14165 кеше СОVID-19дан вакцинация ясаткан.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International