Бөгелмә аграрийлары чәчү мәйданнарының 65 проценттан артыгын җыеп алдылар

2021 елның 9 августы, дүшәмбе

Бүген Бөгелмә мэриясендә узган оператив киңәшмәдә авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Илдар Исмәгыйлев урып-җыю кампаниясенең барышы турында сөйләде.

Бөгелмә районында урып-җыю мәйданы 33 мең гектардан артык тәшкил итә. Уңыш 21,5 мең гектар мәйданнан җыелган, бу 65 процент тәшкил итә – уртача уңышлылык-13,5 ц/га, көзге культуралар чәчү өчен 12 мең гектар мәйданда җир әзерләнгән.

Бөгелмә муниципаль районы башлыгы Линар Закиров игенчеләр алдына урып-җыюны, һава шартларына карамастан, вакытында һәм сыйфатлы итеп башкарып чыгу бурычын куйды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International