Роспотребнадзор идарәсе видеоконференция форматында гражданнарны шәхсән кабул итә

2021 елның 1 сентябре, чәршәмбе

Татарстан Республикасы (Татарстан) буенча Роспотребнадзор идарәсе 7 сентябрьдә 14.00 сәгатьтән 15.30 сәгатькә кадәр Бөгелмә шәһәре һәм Бөгелмә районы халкын видеоконференция форматында шәхсән кабул итә.

Халыкны кабул итү һәм видеоконференция түбәндәге адрес буенча узачак: ТР, Бөгелмә шәһәре, Ворошилов ур., 4 йорт (Бөгелмә территориаль бүлеге бинасы).

Консультациягә язылу территориаль бүлектә 07.09.2021 елга кадәр башкарыла. ТР, Бөгелмә шәһәре, Ворошилов ур., 4 йорт адресы буенча 885594(4-15-16) телефоны буенча, шул ук вакытта кызыксындырган сорауны күрсәтергә кирәк.

Игътибар итегез, гражданнарга бүлеккә барганда сулыш органнарын индивидуаль яклау чараларын (битлекләр, ресираторлар) кулланырга кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International