Бөгелмәнең бокс мәктәбе укучысы Россия чемпионаты призеры булды

2021 елның 7 сентябре, сишәмбе

Татарстан боксчылары 27 августтан 4 сентябрьгә кадәр Кемеровта узган Россия чемпионатында ике бронза һәм бер көмеш медаль алды. Чарага бөтен илдән 400гә якын иң яхшы спортчы җыелды.

Турнир нәтиҗәләре буенча Мактау пьедесталының өченче баскычына бөгелмәлеләр Шамил Котлубаев һәм Антон Зайцев күтәрелде. Ә 49 кг авырлык категориясендә Игорь Царегородцев көмеш медаль яулады.

Узган турнир нәтиҗәләре буенча иң яхшы спортчылар Белградта узачак 2021 елгы дөнья чемпионатына юллама өчен көрәшәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International