Бөгелмә балалар хастаханәсе стационарында капиталь ремонт дәвам итә

2021 елның 13 сентябре, дүшәмбе

1974 елда төзелгән «Бөгелмә РҮХ» ДАССОның балалар хастаханәсенең стационар бинасында капиталь ремонт эшләре актив бара. ТР Министрлар Кабинеты карары нигезендә, алар 2 этапта уза. Беренчесен тормышка ашыру өчен 100 миллион сум акча бүлеп бирелгән. Ул бу елның 1 декабренә тәмамланачак. Икенчесе 2022 елга планлаштырылган. Эксплуатация вакытында бинада бер тапкыр да капиталь ремонт үткәрелмәгән.

ТР Министрлар Кабинеты карары нигезендә, алар 2 этапта уза. Беренчесен тормышка ашыру өчен 100 миллион сум акча бүлеп бирелгән. Ул агымдагы елның 1 декабренә тәмамланачак. Икенчесе 2022 елга планлаштырылган. Эксплуатация вакытында бинада бер тапкыр да капиталь ремонт үткәрелмәгән.

Икенче этап кысаларында беренче катта бизәкләү эшләре үткәрү каралган. Шулай ук бинаның фасадын ремонтлау, территорияне төзекләндерү, коймаларны алыштыру планлаштырыла. Балалар хастаханәсе стационарының кабул итү бүлмәсенә керү юлын Ленин урамыннан ясау планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International