Бөгелмә спортчылары Уфаның 2021 халыкара марафонында катнашты

2021 елның 17 сентябре, җомга

Башкортстан башкаласында 12 сентябрьдә җиденче тапкыр Уфа халыкара марафоны узды. Биш дистанциядә стартка шәһәрнең тарихи үзәге территориясендә 18 илдән һәм Россиянең 34 төбәгеннән 4 меңнән артык катнашучы чыкты. Йөгерештә иң өлкән катнашучыга - 84 яшь, иң яшь катнашучыга - 1 яшь.

Старт алучылар арасында Бөгелмәнең ике вәкиле дә бар иде. Ильяс ШӘЙГАРДАНОВ-Бөгелмә машина төзелеше техникумының физик культура укытучысы, аның өчен бу марафон 30 нчы булды. Рим Газизуллин - ТНГ-групп компаниясенең ЦГИ инженер-программисты, ул марафон дистанциясендә беренче тапкыр үз көчен сынап карады. Бөгелмәдән җиңел атлетика сөючеләр үзләренең катнашуларын яраткан шәһәр юбилеена багышладылар.

Нәтиҗәдә Ильяс Шәйгарданов үз яшь категориясендә (55-59 яшь) призлы 3 нче урынны алды. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, нәкъ 5 ел элек Ильяс Шәрипҗан улы Уфада 4сәг.00мин.44 секунд нәтиҗә белән үзенең беренче марафонын йөгереп үтте. Быел аны 37 минутка яхшыртты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International