Бүген Бөгелмә шәһәренең үзәк мәйданында - беренче көзге авыл хуҗалыгы ярминкәсе, анда халык авыл хуҗалыгы продукциясен дә, көндәлек азык-төлек товарларын да сатып ала алды.
Үз продукцияләрен Бөгелмә районы һәм Татарстанның һәм Башкортстанның якын-тирә торак пунктлары фермерлары, шулай ук шәһәрнең азык-төлек сәнәгате предприятиеләре: Бөгелмә сөт комбинаты, икмәк продуктлары комбинаты тәкъдим итте.
2021 ел башыннан алып, Бөгелмә авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә 1,4 млн. сумлык продукция сатылган. Ярминкәләр 2021 елның декабренә кадәр дәвам итәчәк.