Бөгелмә драма театры Россия шәһәрләрендә дүрт спектакль күрсәтәчәк

2021 елның 24 сентябре, җомга

Алексей Баталов исемендәге Бөгелмә дәүләт рус драма театры - Россиядә гастрольләрдә. 20 сентябрьдән башлап, бөгелмәлеләр Омутнинскида һәм Кировта өч спектакль күрсәттеләр, бүген Сыктывкарда тагын бер спектакль күрсәтеләчәк.

Гастрольләрдә 30га якын бөгелмәле катнаша. Дүрт спектакль өчен декорацияләрне КАМАЗ ташый, ә артистлар автобуста йөри. Сыктывкар юлында актерлар Киров өлкәсенең Омутнинск шәһәрендә ике спектакль тәкъдим итте. Җирле тамашачыларга батталовлылар «Мухи Цокотухи» мотивлары буенча куелган «Храбрец-удалец» әкиятен һәм «Голубцы по объявлению» спектакль-комедиясен күрсәттеләр. Икенче көнне артистлар Киров дәүләт яшь тамашачылар театры сәхнәсендә чыгыш ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International