ЯҢАЛЫКЛАР


1
май, 2016 ел
якшәмбе

Бүген Техниклар йорты каршында “Бердәм Россия” сәяси партиясенең җирле бүлеге  Бөгелмә муниципаль районының профсоюзлар федерациясе белән берлектә 1Май – яз һәм хезмәт бәйрәме уңаеннан митинг үткәрде. Анда хезмәт коллективлары, җәмәгатьчелек оешмалары, яшь гвардиячеләр катнашты. Митинг бәйрәм концерты белән башланып китте. Соңыннан “Бердәм Россия” сәяси партиясенең җирле бүлеге җитәкчесе Ә.Әхмәдиев, яшьләр исеменнән Л.Үзбәкова һәм БЭНЗ профком рәисе С.Сазанов чыгыш ясадылар.   

“Салават күпере” (“Радуга”) үзәге социаль хезмәт алучы балигъ булмаган бөгелмәлеләр өчен Пасха бәйрәме үткәрде. Очрашу вакытында балаларга бәйрәм тарихы, йолалары турында сөйләделәр. Соңыннан алар өчен уеннар оештырдылар. Саубулашыр алдыннан барысы бергә җыелып бәйрәм символын бизәделәр.  

1майда сәгать 10.00 “Мир! Труд! Май!” митинг-концерты;

1майда сәгать 15.00 “Весеннее настроение” бәйрәм концерты (Балалар паркы);

3 майда сәгать 11.00 “Тепло в дар”  шәһәр акциясе (Техниклар йорты);

6 майда сәгать 11.00 “Сирень Победы” акциясе (Балалар паркы).

Яшәү дәрте, якты уйлар, игелекле гамәлләр  барлык конфессия вәкилләрен берләштерә, гомумкешелек кыйммәтләренең уртак һәм кадерле икәнен раслый торган бәйрәм ул – Пасха. Яңару, уяну, яшәрү бәйрәме  кайгыртучанлыкка мохтаҗ булганнарга ярдәм кулы сузарга да менә дигән форсат ул. Бәйрәм һәр йортка шатлык, бәхет хисләре алып керсен, һәр гаиләдә иминлек тантана итсен!


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International