ЯҢАЛЫКЛАР


18
май, 2016 ел
чәршәмбе

Юллар проблемасы Бөгелмәдә генә түгел, бөтен илдә актуаль. Хәлне уңай якка үзгәртү өчен безнең районда байтак эшләр башкарылды. Бу хакта саннар да сөйли. 2010 ел шәһәр юлларын тәртипкә китерү өчен 37млн. сум акча сарыф ителде. 2011елад – 47млн., 2012- 54млн., 2013 – 44млн. сум. 2014 елда исә бу саннар кинәт өскә сикерде. 2014 елда 250млн.сумга  282 000 м2 шәһәр юллары төзекләндерелде. 2016 елда кризис үзен сиздерәчәк. Бөгелмә юлларын төзекләндерү өчен 100млн. сум акча бүлеп биреләчәк.

Бүген Бөгелмәнең кадет мәктәп-интернаты базасында оешмалары һәм авыл җирлекләре арасында запастагы гражданнарны хәрби исәпкә һәм броньга алу эшен башкаручылар җыелды. Методик җыенда Азнакай, Әлмәт, Баулы, Лениногорск, Бөгелмә, Мөслим, Сарман, Ютазы районнарыннан белгечләр катнашты. Аларга хәрби исәпкә алуда җаваплылык, төгәллек кирәклегенә басым ясадылар, методик күрсәтмәләр белән таныштырдылар.

2016 елның 18 маенда РФ Пенсия фондының Бөгелмә шәһәре һәм районы идарәсе “Иминиятләштерелгән затның шәхси кабинетында Бердәм теркәлү көне”н узды.
Бу көнне бөгелмәләр, ничә яшьтә булуларына карамастан, шәхси кабинетта теркәлү өчен Пенсия фонды идарәсенә (Вацлав Воровский урамы, 43 нче йорт) мөрәҗәгать итә алды.

Казанда Югары лига командалары арасында футбол буенча  республика чемпионатының 3нче матчы үтте. Анда “Бугульма-Рунако” “ДЮСШ-Вахитовский” командасы белән уйнады. Безнең футболчылар Казан командасын 4:2 исәбе белән җиңде. Венер Ягудин, Евгений Рогожин һәм Айдар Исрафиловны яхшы уенчылар буларак билгеләделәр. Өч тур нәтиҗәсе буенча  “Бугульма-Рунако” активында 9 очко. Чемпионат таблицасында Бөгелмә  Казанның “Мотор” командасы белән беренче урында тора.   

Бөгелмә шәһәренең “Возрождение” тернәкләндерү үзәгендә балаларны физик яктан сәламәтләндерү эшенә зур игътибар бирелә. Җәйге яллар башланыр алдыннан, белгечләр биредә тәрбияләнүчеләргә тагын бер тапкыр шәхси гигиена кагыйдәре турында сөйләде. Өйрәнү процессын мавыктыргыч итү өчен, алар балаларны “Мойдодыр” янына кунакка чакырды. “Минем уч төпләрем”, “минем күзләрем”, “минем кулларым һәм аякларым” дип аталган коррекция күнегүләрен үтәделәр. Ял паркына барып, гимнастика ясадылар.     

Бөгелмә “Сәламәтлек сессиясе - 2016” регионара проектның беренче этабын тормышка ашыру өстендә актив эш алып бара. Бөгелмә муниципаль районы иреклеләр үсеше координация үзәге “Стоп ВИЧ” Бөтенроссия акциясе кысаларында, Бөгелмәдә “ВИЧка каршы бергәләп” шәһәр акциясен үткәрде. Иреклеләр бөгелмәлеләргә ВИЧ, Спид турында язылган белешмәләр таратты. Анда РФ наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту хезмәтенең ышаныч телефон номеры да күрсәтелгән:  8(843)274-30-30, 8(843)273-43-45.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International