ЯҢАЛЫКЛАР


11
август, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Физик мөмкинлекләре чикләнгән балаларга экология турында тагын да күбрәк мәгълүмат бирү максатыннан, “Яңарыш” тернәкләндерү үзәгендә “Чәчкәләр бәйрәме” исемле чара үткәрделәр.

Балалар икебаналар төзеде, чәкәләр турында җырлар җырлады, файдалы үләннәр турында сөйләде, үз куллары белән букет җыйдылар.  

Казан шәһәрендә “Татарстан Республикасының иң яхшы балалар бакчасы – 2016” республика конкурсына йомгак ясадылар. Анда 48 балалар бакчасы катнашты.  Бәйгедә Бөгелмә данын 14нче “Торнакай” прогимназиясе яклады һәм югары бәягә ия булды.    

“Россиядә – Кино елы” кысаларында, бөгелмәлеләргә ачык һавада кино күрсәтәчәкләр. 13 августта сәгать 20.00 «Иван Васильевич меняет профессию» (12+),

20 августта  сәгать 20.00 «Кавказская пленница, или Новые приключения Шурика» (12+)

Керү ирекле.

2016 елның 14 августында Бөгелмәнең “Энергетик” стадионында Югары лига командалары арасында футбол буенча ТР чемпионатының 10нчы туры үтәчәк. Бөгелмә командасы үз кырында Әлмәтнең “Нефтеград” командасын кабул итәчәк.

Матч сәгать 17.00 башлана.  


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International