Бөгелмәдә «Спутник V» препараты белән COVID-19га вакцинация ясау дәвам итә

2021 елның 11 октябре, дүшәмбе

Бүген «Эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә Бөгелмә муниципаль районы башлыгы Линар Закиров вакцинациянең мөһимлеге турында искә төшерде.

"Кызганычка каршы, пандемия чигенми. Вирус беркемне дә кызганмый.  Бу шартларда коллектив иммунитет төп роль уйный. Вакцинация - вируска каршы көрәшнең бердәнбер варианты. Иммунитетны формалаштыру бездән тора", - дип ассызыклады Линар Закиров.

Бөгелмә үзәк район хастаханәсе баш табибы Александр Иванов мәгълүматларына караганда, вакцинация башланганнан бирле Бөгелмә муниципаль районы тарафыннан 27205 доза вакцина алынган.

«Узган шимбәдә без 131 кешегә прививка ясаттык. Хәзерге вакытта госпитальдә 175 кеше дәвалана", - дип билгеләде Александр Иванов.

COVID-19 вакцинация бушлай һәм ирекле. Бөгелмәлеләр «Бөгелмә РҮХ» ДАССОның шәһәр сырхауханәсендә прививка ясата алалар (Октябрь ур., 20).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International