65 яшьтән өлкәнрәк татарстанлыларга QR-кодлар алуда волонтерлар ярдәм итәчәк

2021 елның 13 октябре, чәршәмбе

Волонтерлар Татарстанның 65 яшьтән өлкәнрәк халкына QR-кодлар алуда ярдәм итәчәк. Республикада халыкка ярдәм күрсәтү өчен 8 800 200 34 11 номеры буенча федераль кайнар линия эше яңартылды. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

Гаризаны эшкәртү механизмы түбәндәгечә:

1. Ярдәм кирәк кеше кайнар линиягә шалтырата;

2. Оператор «Гомумроссия „халык“ фронты (ГХФ). Ярдәм» системасына гаризалар кертә;

3. Гаризалар төбәкләргә бүленә һәм БЕЗ БЕРГӘ региональ штабына җибәрелә.

Гаризаларны үтәү координаторы булып «Татарстан Республикасы иреклеләр үзәге» оешмасы тора. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International