14 ноябрьдә җиденче тапкыр Рус география җәмгыятенең Халыкара агарту акциясе – Географик диктант башлана. Бу көнне җирле вакыт белән 12:00 сәгатьтә катнашучылар үз белемнәрен барлык континентларда, шул исәптән Антарктида, – көндезге һәм дистанцион форматта тикшерәчәкләр. 14 сәгатьтә интернетта акция онлайн-форматта старт ала: dictant.rgo.ru, ул 24 ноябрьдә тәмамланачак.2021 елда
Географик диктант дүрт вариантта төзеләчәк, аларның һәркайсына ике өлешкә бүленгән 40 сорау керәчәк. База дәрәҗәсендәге 10 сорауның беренче өлеше - "географик ликбез" географиядән билгеле фактлар нигезендә. 30 сорауның икенче өлешендә образлы фикерләүне, логиканы һәм эрудицияне кулланырга кирәк булачак.