Шимбә көнне, 13 ноябрьдә, Бөгелмә шәһәренең үзәк мәйданында авыл хуҗалыгы ярминкәсе узачак, анда җирле җитештерүчеләрнең сыйфатлы продукциясен сатып алырга мөмкин булачак. Чара барлык куркынычсызлык чараларын үтәп үткәреләчәк.
Ярминкәдә хәрби разведчик көне уңаеннан, армия кыр кухнясы оештырылачак. Оештыручылар - "Россия Әфганстан ветераннары берлеге" гомумроссия иҗтимагый оешмасы, Бөгелмә шәһәре һәм Россия Десантчылар берлегенең Бөгелмә бүлекчәсе.
Ярминкә 8.00 сәгатьтә башлана.