Полиция бүлегенең кизү частенә Бөгелмәлеләр мөрәҗәгать итә, алар полиция хезмәткәрләренә мошенниклар корбаны булулары турында сөйли.
Мөрәҗәгать итүчеләр аңлатканча, юлдашларны эзләү өчен популяр сервис кушымтасында алар машина йөртүче эзләү турында белдерү урнаштыралар. Аларны кирәкле урынга алып барырга риза булган кулланучыдан җавап килеп ирешә, моның өчен 100 сум күләмендә алдан түләү кертергә кирәк була. "Ялган шофер" аларга мессенджерда заказны броньлауның стандарт формасын хәтерләтүче сылтама җибәрә. Бернидән дә шикләнми корбаннар үз банк карталарының мәгълүматларын кертә. Тиздән алар үз счетларыннан булган барлык акчаларның, 18 яшьлек Бөгелмәнең - 30.000 сум, 30 яшьлек егетнең 27.500 сум акчасы юкка чыгуын ачыклый.
Бөгелмә полициясе чираттагы тапкыр гражданнарны интернет аша килешүләр төзегәндә уяу булырга чакыра. Бер генә очракта да банк картасының CVV-кодларын, шулай ук СМС парольләрен һәм кодларын хәбәр итәргә ярамый, дип хәбәр итә Россия Эчке эшләр министрлыгының Бөгелмә районы буенча бүлеге матбугат хезмәте.