Бөгелмәлеләр декабрьдә "Ротшильд скрипкасын" күрәчәк

2021 елның 17 ноябре, чәршәмбе

Бөгелмә театрында яңа спектакль репетицияләренә керештеләр. Аны «Кече Ватан мәдәнияте» федераль партия проекты буенча бүлеп бирелгән акчага куялар.

Бөгелмә театры бу проект буенча 2017 елдан башлап уңышлы эшли. 13 спектакль куелган инде, бөгелмәлеләрне тагын өч спектакль көтә.

11 декабрьдә тамашачылар А.Чехов әсәре буенча куелган «Скрипка Ротшильда»драмасын күрәчәкләр. Сәхнәгә куючы - Владимир академия драма театры режиссеры Владимир Кузнецов, рәссам Татьяна Виданова (Мәскәү) һәм Владимир Брусс (Мәскәү). «Композитор-рәссам» командасы бөгелмәлеләргә күптән таныш. Бу уңайдан алар "Казан сөлгесе№, "Фәрештә томаннан чыккан",» "Рәхмәт, Марго" спектакльләре өстендә эшләделәр. Ә менә Баталов исемендәге театр режиссеры белән быел гына танышкан.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International