Яңа ел детективы - Бөгелмә драма театрыннан

2021 елның 25 ноябре, пәнҗешәмбе

Бөгелмә театрында Яңа ел кампаниясенә әзерлек эшләре башланды. Быел балаларга «Яңа ел детективы» әкиятен күрсәтәчәкләр. Сценарийны Баталов театры режиссеры Рөстәм Фәйздрахманов язган.

Әкиятнең беренче күрсәтелеше 21 декабрьдә булачак.

Тамашачылар залының тулылануы Роспотребнадзор таләпләре буенча - 50 процент. Чыршы театр фойесында булачак. Аның янында фотога төшәргә мөмкин. Яңа ел интермедиясе тамашачылар залында үтә. Биредә артистлар яшь тамашачылар белән интерактив уеннар үткәрәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International