Бөгелмәдә «Бөгелкрафт» Яңа ел шәһәрчеген ачу тантанасы булды

2021 елның 25 декабре, шимбә

Бөгелмә шәһәренең үзәк мәйданында шәһәрнең төп чыршысы һәм "Бөгелкрафт" Яңа ел шәһәрчеге ачылды. Салкыннар булуга да карамастан, шәһәр халкы 20 метрлы чыршы утларының кабынуын күрү өчен мәйданга килде.

Бәйрәм чарасы Бөгелмә муниципаль районы башлыгы Динар Закировның сәламләве белән башланып китте:
«Төп могҗизаларны без үзебез иҗат итәбез. Яңа елда барыгызга да ышаныч, хыяллар һәм ярату телим! Туган-тумачаларыңның игътибарын һәм кайгыртучанлыгын тоеп, бу бәһасез вакытның кадерен белеп, туган шәһәрне яратырга кирәк. 2022 елда барысы да яхшы булсын. Барыгызга да сәламәтлек һәм уңышлар телим. Бәхетле булыгыз!».
Бөгелмәлеләрне бәйрәм программасы белән сөендерделәр. Иң чыдамлылар бәйрәмнең шаһиты булдылар. Лазер һәм неон тамашалары, урам театрлары чыгышлары һәм, әлбәттә инде, бәйрәм фейервергы булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International