Бөгелмә театрында яңа спектакль репетицияләре башланды. Бу «Гусарның өйләнүе» музыкаль комедиясе булачак.
Гадәттәгечә, Бөгелмәдә театр сезоны премьера белән ябыла. Бары тик 2020 елда гына, россиялеләр үз-үзләрен изоляцияләүгә киткәч, актерларның репетиция ясау мөмкинлеге юк иде.