9 һәм 10 апрельдә «Яшьләр сарае» яшьләр үзәгендә Бөгелмә муниципаль районы башлыгы Линар Закиров призына «FIFA-22» буенча ачык кибертурнир узды. Ярышлар ТР цифрлаштыру елына һәм Рунетның туган көненә туры китерелде.
20.000 сум тәшкил иткән приз фонды өчен 27 катнашучы көч сынашты. Турнир регламенты-плей-офф сериясе. Ярыш нәтиҗәләре буенча беренче урынны – Эмиль Абдыев, икенчене – Максим Мельников, өченче урынны – Родион Сәлимов алды.