Анна Горушкина, Мәскәү Губерна театры режиссеры бүген Бөгелмә театрында кунакта. Биредә сәхнә, зал, администрация һәм актерлар белән таныша.
Киләсе, 88 нче театр сезонына хәзерге заман драматургы Ярослава Пулинович пьесасы буенча куелган спектакльнең премьерасы планлаштырыла.
Анна Горушкина бер генә көнгә килгән. Ул бүген актерларга карый, алар белән бергә пьеса укый, аның турында фикер алыша. Ә инде эшкә ныклап соңрак керешәчәкләр. Бу пьесаны режиссер элегрәк үзенең туган губерна театрында куйган. Аның куелышында Александр Ильин, Ирина Безрукова уйный.
Премьера октябрь аена планлаштырылган.