Бөгелмәлеләр җырчы Алсуны 30 яше белән котладылар

2013 елның 27 июне, пәнҗешәмбе

Татарстанны Бөтендөньяга таныткан җырчы бүген үзенең 30 яшен билгеләп үтә. «Комсомолка» шушы түгәрәк дата уңаеннан иҗади тормышының ничек башлануын  хәтеренә төшерергә булды.

Танылган булып уянды

1999 елның 1 нче феврале. Зәңгәр экраннарга клип чыга, бер яшь кенә кыз нәфис тавыш белән кышкы йокы турында җырлый. Аны бары тик Алсу дип кенә атыйлар. 
Бер атнадан бу мотивны инде бөтен ил көйли башлый. Бер айдан яшүсмерләр тыйнак кына елмайган кыз портретын үзләренең бүлмә стеналарына эләләр. 16 яшьтә Халыкара данга күмелү, шуңа түзеп кара! Алсу бу сынауны бик яхшы узды. “Цех буенча” хезмәттәшләр көнбатыш клубларында типтергәндә, безнең “йолдызчык” бар көчен яңа җырлар яздыруга һәм Лондон көллиятендә укуга юнәлтте.

Яшьләргә юл!

Һәр җыры – хит. Бер ел эчендә Алсу шундый популярлыкка иреште, Рәсәйне Евроведениедә кем тәкъдим итәр дигән уй оештыручы комитетта бөтенләй тумады.  Стокгольмга ул  Solo җыры белән китте, бәйге тарихында иң яшь катнашучылардан  беренче булды. Искитмәле чыгыш ясап, ул икенче урынны яулады, бик озак әле аннан соң бу дәрәҗәгә җитүчеләр булмады (Дима Биланга кадәр). Моннан соң Алсу белән кызыксыну иң югары ноктага җитте. Күпләр ул вакытта җырчының туган, әбисенең яшәгән шәһәре Бөгелмә турында ишетте. Үз тамырларын истән чыгармыйча ул Рәсәй буйлап  зур гастроль турда йөрде. 17 яшьлек кызга Бөгелмәнең мактаулы гражданины дигән титул, шулай ук Татарстан Республикасының атказанган артисткасы исеме бирелде. 
 

Принцка кияүгә

Алсуның җырлары хит-парадларда беренче урыннар алганда, җырчы үзе үсте һәм матурланды. Аның турында һәркайда яхшы кәләш дип яза башладылар, ә таблоидлар принцесса ирлеккә кемне сайлар дип төрле фаразлар кылдылар. Һәм менә 2005 елда бизнесмен Ян Абрамовның хатыны Алсу булганлыгы бөтен илгә билгеле булды. Туй тантанасы хәтта  Википедиядә дә бар: Мәскәү мэры өйләнешү турындагы таныклыкны һәркөн бирми, ә тантаналы өлеше “Рәсәй” концерт залында уза. Хәзер Алсу ике матур кызның әнисе һәм бу аның иҗатына нык тәэсир ясады. 2010 елда Ирина Дубцова, Жасмин, Татьяна Буланова һәм Лера Кудрявцева белән бергәләп «Спи, мое солнышко» җырын яздыралар, ә 2012 елда «Фея добрых снов» бишек җырлары альбомы чыга.

Кино һәм клиплар

Алсуның чибәрлеген һәм клипларында актерларча рольгә кереп уйнавын кинорежиссерлар да күрмичә калмый. Ул өч  фильмда төште, иң ачык хәтердә калачагы - «Виват, Анна!»  «Тайны дворцовых переворотов» циклыннан. Аны кинога төшүләр шулкадәр мавыктыра, хәтта ул үзенең 30 яшен эшендә үткәрә. Чынында исә, бу тулы экранлы  фильм түгел, ә  «Останься» җырына яңа клип. Төшерү мәйданчыгы булып төнге Баку һәм Каспий диңгезе  пляжлары тора. Махсус сәхнә өчен хәтта очу полосасы бер сәгатькә туктатылып тора. Электрон челтәрдә инде киләчәк шедеврның фотосурәтләрен күрергә була.  

Бүләкләр

Ә туган шәһәрендә Алсуның туган көнен беркемдә онытырга уйламый. Шулай булмыйча, ничә еллар аны мәктәп укучыларына үрнәк итеп куялар, ә әбисе яшәгән йортка истәлекле такта куймакчылар. – Кызганычка каршы, Тәскирә Миргалиевна вафат. Бүген бу йортта башка гаилә яши. Ләкин, минем уйлавымча, Алсуның туганнарыһәм яңа гаилә белән килешсәк, ул такта нәкъ менә шушы йортның капкасына беркетеләчәк, - дип планнары белән уртаклашты Бөгелмә муниципаль районы башлыгы, Бөгелмә шәһәре мэры  Илдус Касыймов.
Шәһәрнең һәр мактаулы гражданины кебек Алсу да үзенең туган көнендә бүләк өмет итә:  “Бөгелмәнең 230 еллыгына” истәлекле медаль һәм Бөгелмә тегү фабрикасы сувенир әйберләре. Әле тагын Алсу нче августка Шәһәр көнен бәйрәм итәргә рәсми чакыру да алачак.  Моннан тыш, 27 июньдә, җырчының туган көне уңаеннан, Бөгелмәнең бала тудыру йортында туган яңа сабыйлары (бу көнне 10 сабый туу көтелә) бүләкләр алачаклар.

- Бүгенге ямьле көндә бөтен бөгелмәлеләр исеменнән һәм шәхсән үземнең исемемнән якташыбызга, шәһәребезнең Мактаулы гражданинына, Татарстанның атказанган артисткасына, җырчы Алсу Абрамовага алдагы көннәрендә дә үзенең иҗаты белән күп санлы аның талантын сөючеләрне шатландырырга язсын. Ныклы сәламәтлек, бәхет! – теләп котлады мактаулы шәһәрдәшбезне  Илдус Касыймов.

Ольга ГОГОЛАДЗЕ

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International