Бөгелмәдә Украинада махсус операция барышында һәлак булган солдат Винников Андрей Вадимович белән хушлаштылар.
21 яшьлек Андрей белән хушлашу Техника йортында узды. Хушлашу тантанасында муниципаль район башлыгы урынбасары Фәнис Мөхәммәтов, ТР Яшьләр эшләре буенча министры Тимур Сөләйманов, Бөгелмә һәм Бөгелмә районы хәрби комиссары Рафаэль Миннетдинов, хәрби часть вәкилләре, машина төзелеше техникумы директоры, җирле халык, солдатның туганнары һәм якыннары катнашты.
Винников Андрей Вадимовичның батырлыгы һәм фидакарьлеге өчен Россия Федерациясе дәүләт бүләге белән үлгәннән соң бүләкләүгә тәкъдим ителде.