Урам киносы фестивале - Россиянең ачык мәйданчыкларында 2014 елдан башлап ел саен уздырыла торган кыска метражлы кино күрсәтү.
Узган шимбәдә, Бөтендөнья урам киносы фестивале кысаларында, «Үзәкләштерелгән район клублар системасы» муниципаль бюджет учреждениесенең күчмә мәдәни үзәге чираттагы тапкыр Россиядә яшь режиссерлар төшергән иң яхшы кыска метражлы фильмнарны күрсәтте.
Кызыл Армия урамындагы Мәдәният һәм ял паркында ачык һавада шәһәр халкына һәм кунакларына конкурс программасының 9 кыска метражлы фильмын күрсәттеләр. Чарадан соң, һәр тамашачы фонарь яки кәрәзле телефон уты белән үзе ошаткан фильм өчен тавыш бирә алды.