Район Башкарма комитетының Административ-техник инспекциясе биналарны һәм корылмаларны карап тоту өлешендә территорияләрне төзекләндерү кагыйдәләрен үтәү буенча тикшерүләр үткәрә. Коммерция объектлары, сарайлар, гаражлар – алар барысы да АТИ белгечләре күзәтүе астында.
Белгечләр милекчеләр белән профилактик әңгәмәләр үткәрәләр, хәбәр калдыралар. Участокны норматив хәлдә тоту һәм аның территориясендә куркынычсызлык тәэмин итү -милекченең турыдан-туры бурычы.