2022 елның июль ахырына Бөгелмә муниципаль районында суда 3 кеше һәлак булган.
Муниципаль район халкына һәм кунакларга мөрәҗәгать итәбез:
Суда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен саклагыз.
- җиһазландырылмаган урыннарда коену тыела;
- исерек килеш су коенырга ярамый;
- кешеләр коену урыны янында су транспортында (көймәләр, су мотоцикллары, чаңгы һ. б.) йөрергә ярамый;
- таныш булмаган урыннарда суга сикермәгез;
- балаларны сулык ярында олылар каравыннан башка калдырмагыз;
- балаларга үз белдегегез белән сулыкларга барып коенырга рөхсәт итмәгез.
Әлеге маддә нигезендә, мондый хокук бозу өчен физик затлар 1000 сумнан 1500 сумга кадәр, вазифаи затларга 4000 сумнан 5000 сумга кадәр, юридик затларга 40000 сумнан 50000 сумга кадәр штраф салына.
Коену өчен билгеләнмәгән урыннарда балалар күренсә, аларның ата-аналары тәрбия буенча бурычларын үтәмәгән өчен җаваплылыкка тартачаклар.