"Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә - тирә мохитне күзәтү идарәсе" ФДБУ мәгълүматлары буенча, 2022 елның 2 августында көндез һәм кич Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән яшен, җилнең тизлеге секундына 15-17 метрга кадәр җитәргә мөмкин.
Минималь һава температурасы төнлә +11..+16˚. Көндез максималь һава температурасы +24..+28˚.
Исегезгә төшерәбез, 2022 елның 28 июленнән 4 августына кадәр Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән урманнарның югары янгын куркынычы (4 сыйныф) көтелә.