Бөгелмәлеләр Россия Федерациясенең Һава-десант гаскәрләре оешуга 92 ел тулуны билгеләп үттеләр. ВДВ ветераннары бүген шәһәр хәрби комиссариаты янында җыелдылар. Тантаналы митингта район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ольга Плеханова һәм Бөгелмә шәһәре һәм Бөгелмә районы хәрби комиссары Рафаэль Миннетдинов катнашты.
"Солдатларның хәзерге буыны үткәндәге традицияләрне лаеклы дәвам итә. ВДВ көрәшчеләре иң катлаулы хәлләрдә дә бик яхшы тәҗрибә күрсәтәләр", - дип билгеләп үтте Рафаэль Миңнетдинов.