Бөгелмәдә чираттагы мошенниклык факты теркәлгән

2022 елның 10 августы, чәршәмбе

Бөгелмәдә яшәүче бер кеше полициягә үзенә карата кылынган мошенниклык турында гариза белән мөрәҗәгать итә. РФ Җинаять кодексының 159 маддәсе буенча (Мошенниклык) җинаять эше кузгатылган.

Полицейскийлар ир-атка билгесез кешеләр шалтыратуын һәм банк хезмәткәрләре дип таныштыруларын ачыклый. Җинаятьчеләр кемдер кредитны аның исеменә рәсмиләштерергә омтылуын, әлеге гамәлне булдырмый калу өчен, аңа үз акчаларын банкның «резерв счетына» күчерергә киңәш итүен хәбәр итә. Мошенниклар күрсәтмәләреннән соң, зыян күрүче аларга банкоматтан файдаланып, 1 425 000 сум күчергән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International