"Тәртип сакчылары белән зарядка": Бөгелмә полицейскийлары балалар өчен сәламәтләндерү чарасы үткәрделәр

2022 елның 11 августы, пәнҗешәмбе

Полиция хезмәткәрләре, Россия Эчке эшләр министрлыгының Бөгелмә районы буенча бүлеге каршындагы Иҗтимагый совет әгъзалары белән берлектә, физкультурачылар көненә багышланган "Тәртип сакчылары белән зарядка" акциясе кысаларында, «Факел» спорт мәктәбенең волейбол бүлеге тәрбияләнүчеләре белән зарядка үткәрделәр.

Чара ахырында акциядә катнашучылар истәлеккә фотога төштеләр. Кунаклар балаларга "тәртип сакчылары белән зарядка"да катнашканнары өчен рәхмәт белдерделәр һәм барысына да ныклы сәламәтлек һәм яхшы спорт уңышлары теләделәр, дип хәбәр итә Россия Эчке эшләр министрлыгының Бөгелмә районы буенча бүлеге.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International