Бөгелмәлеләр махсус хәрби операция барышында һәлак булган якташлары белән хушлаштылар

2022 елның 14 августы, якшәмбе

Бүген Бөгелмәдә Украинада һәлак булган Максим Малышев белән хушлаштылар. Безнең шәһәрдә яшәүче махсус хәрби операция барышында батырларча үлде. Максим Сергеевич махсус операциядә ирекле кеше буларак катнашты.

Хушлашу тантанасында Бөгелмә муниципаль районы башлыгы Линар Закиров, ТР Дәүләт Советы депутаты Рифнур Сөләйманов, Бөгелмә һәм район хәрби комиссары Рафаэль Миннетдинов катнашты. Солдат белән хушлашырга туганнары, дуслары, мәктәп укытучылары, танышлары һәм җирле халык килгән иде. Хушлашу тантанасы шәһәрнең Техника йортында узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International