Бөгелмәдә 20 августта гомумшәһәр өмәсе узачак. Бу хакта «Эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә Бөгелмә муниципаль районы башлыгы Линар Закиров хәбәр итте.
«Кадерле дуслар! 27 августта Бөгелмә шәһәр һәм Нефтьчеләр көнен билгеләп үтә. 30 августта без Татарстан Республикасы көнен билгеләп үтәбез. Бәйрәм чаралары алдыннан, 20 августта, гомумшәһәр өмәсе үткәрергә тәкъдим итәм. Барыгызны да туган шәһәрдә чисталык урнаштыру эшенә кушылырга чакырам!",- дип мөрәҗәгать итте Линар Закиров.